Уенлы танып - белү сәгате “Көзге буй-буй, ак тулып пешкән, антонов алмалары – барысы да безнең бакчада”

26 нчы октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәчесе Сафина А.А. “ Көзге буй-буй, ак тулып пешкән, антонов алмалары – барысы да безнең бакчада” дигән уенлы танып - белү сәгате үткәрде.

 Ул китап укучыларны алмагачларны үстерү, аларның сортлары турында язылган китаплар, алмадан әзерләнә торган рецептлар язылган журналлар белән таныштырды. Бәйләнгән күз белән алма кисү, “Керпе һәм алма”, “ Алмагач ничек үсә” хәрәкәтле уеныннарын уйнагач, алмага багышланган мәкальләрне искә төшерделәр, бәйләнгән күз белән үзләре сайлап алган алмага беркетелгән фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен ачыклап сүз байлыкларын арттырдылар һәм  шул алмага охшатып алма рәсеме буядылар.  Шулай ук “Рус халык әкиятләре” китабындагы төрле әкиятләрдән алма турында язылган өзекләр укыдылар, алманың файдалы үзлекләре турында сөйләштеләр.