Старо-Гришкинская сельская библиотека - филиал № 12

Күргәзмә-әңгәмә “Без килмәдек эзсез китәргә!”

18 январь җирле шагыйрь, Иске Гришкин авылының талантлы улы Николай Климовның туган көне (1928-2001). Николай Климов Бондюг (хәзерге Менделеев) районы Иске Гришкин авылында крестьян гаиләсендә туган. Иске Гришкин тулы булмаган урта мәктәбенең алтынчы сыйныфын Мактау грамотасы белән тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы чорында 13 яшьлек малай колхозга эшкә керә, соңырак  тимерчелектә эшли. 4 ел хәрби хезмәттә дә аэродром тимерчесе булып хезмәт итә. 1970 нче елда иҗат эшенә кереп китә. Туган ягыбызга, авылдашларга, истәлекле вакыйгаларга багышланган шигырьләр иҗат итеп, авылыбызда үткәрелгән чараларда чыгыш ясап, таныштырып килде.

Иске Гришкин авылы китапханәсендә җирле шагыйрь авылдашыбыз Николай Климовның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Без килмәдек эзсез китәргә!” исемле күргәзмә эшләнде.

Укучылар белән шагыйрьнең балачагы, иҗади тормышы һәм ул елларда “Менделеев хәбәрләре”, Алабуга район газетасы “Яңа Кама” да басылган шигырьләре белән таныштык. “Без - бигәшлеләр шигырен укыдык.