Старо-Гришкинская сельская библиотека - филиал № 12

Син безнең хәтердә Әфганстан

Иске Гришкин авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары (укытучылары Иштанова А.М.) белән “Син безнең хәтердә Әфганстан” исемле хәтер сәгате үткәрелде. 

Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбызны хөрмәт белән хәтердә саклау безнең бурыч. Балаларда “Әфганчы якташларыбыз” презентациясе аша һәм китаплардагы фотографияләр аша якташларыбыз әфган сугышы ветераннары белән танышу, аларның батырлыгы белән горурлану хисләре уятты.