Центральная детская библиотека

“Олы әдип - М.Хәсәнов”

9 декабрь көнне район балалар китапханәсе 8 мәктәпнең актлар залында Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Олы әдип - М.Хәсәнов” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Кичәдә 8 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Галиева Лилия Рәис кызы җитәкчелегендә 8, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар 1965 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Азнакайда торып иҗат иткән, күренекле татар язучысы М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Укучылар язучының юмористик хикәяләрен укыдылар. Китапханәчеләр М.Хәсәновның тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр һәм язучының архивында сакланган,татар халкының танылган язучыларыннан килгән хатларны балаларга укыдылар. Кичәне китапханәче Исхакова Римма башкаруында татар кызлары биюе тагы да ямьләндерде. “Без аны сагынып яшибез, әсәрләрендә күпләребезнең язмышы-тормышы сурәтләнгән бит, шул яктан да якын һәм кадерле ул безгә” дигән сүзләр белән кичәбезне тәмамладык.