Центральная детская библиотека

"Укучының мәдәни көндәлеге"

"Укучының мәдәни көндәлеге"республикакүләм мөһим мәдәни проекты балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. Районыбыз укучылары арасында бу проектта җиңүчеләр билгеле булды. Аларны һәм әти-әниләрен котлыйбыз! Зиннатуллин Ибраһим- 9 нчы мәктәпнең 1 А классы укучысы , Гарипова Карина-8 нче мәктәпнең 2 А классы укучысы, Низаметдинова Яна- 6 нчы мәктәпнең 3 А классы укучысы, Лобанова Мария-5 нче мәктәпнең 4 А классы укучысы.