Центральная детская библиотека

«Туган телнең асыл байлыклары»

2022нче ел Россияда Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау  елы итеп игълан ителде. 15 гыйнвар көнне Азнакай шәһәренең 9 нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында «Туган телнең асыл байлыклары» исеме астында әдәби сәгать узды. Чара барышында китапханәчебез балаларга туган телнең әһәмиятен аңлатты, якташ язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән якыннан таныштырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Зөлфия Галимҗан кызы, музыка җитәкчесе Рәмилә Раен кызы белән берлектә, туган тел турында шигырьләр, якташ шагыйрьләребезнең әсәрләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Әдәби сәгаттә якташ шагыйрәбез Алинә Хисамиева да катнашты. Чара ахырында балалар якташ шагыйрьләребезнең китапларыннан төзелгән «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.