Центральная детская библиотека

«Иң татлы тел - Туган тел»

Район балалар китапханәсең китапханәчеләре 18 февраль көнне 4 нче «Светлячок» балалар бакчасыда, халыкара тел көненә багышланган «Иң татлы тел - Туган тел» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.Чара башында китапханәчеләр Туган телнең әһәмияте, татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Чара барышында балалар бишек җырын тыңладылар, "Әйлән - бәйлән", "Йөзек салыш" кебек татар халык уеннары уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук балалар үзләренең татар телендә яраткан шигырьләрен, җырларын башкардылар. Соңыннан алар “Туган җирем – дуслык иле, Һәрбер милләт - аның гөле” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бәйрәм “Туган телем - иркә гөлем” электрон презентация белән үрелеп барды.