Центральная детская библиотека

"Фаҗигале язмышлар"

    5нче ноябрь көнне китапханәдә 6нче В сыйныф укучылары белән Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары, нахакка гаепләнеп, гөнаһсызга рәнҗетелеп, туган якларыннан куылган татар язучылары турында балаларга җиткерү максатыннан "Фаҗигале язмышлар" дип аталган әңгәмә-дәрес үткәрелде.