Центральная детская библиотека

"Әбиемнең күңел бизәге"

   Мәктәп яшендәге  балаларда милли үзенчәлекләргә кызыксыну уяту максатыннан, балалар китапханәсендә "Әбимнең күңел бизәге" дигән фольклор кичә узды. Кичәбез иң элек Коръән китабы белән таныштырудан башланып китте. Китапханәчеләр Миннегалиева И.Ф. балаларга мөнәҗәт әйтеп, Мазитова И.М. "Сак-Сок" бәетен укып , әби- бабаларыбызның уй-кичерешләрен  балаларга җиткерергә тырыштылар. Күп серләрне үзенең эченә сыйдырган сандык эченнән шушы хәзинәләрне берәмтекләп алып күрсәтеп, алар турында сөйләнелде.