Центральная библиотека

"Китаплар дөньясына сәяхәт"

24 нче июнь көнне Азнакай Үзәк китапханәсендә Сарлы урта мәктәбе каршында оешкан мәктәп алды лагерына йөрүче башлангыч сыйныф укучылары белән "Китаплар дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән бик матур очрашу булды. Китапханәче Гөлчәчәк Хаҗиева балаларга китапларның килеп чыгу тарихы, аларга тиешле сак караш турында сөйләде, төрле викториналар оештырды. Укучыларга җирле язучыларыбызның иҗатын да яктыртып узды. Балалар бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр,үзләренең мәктәптә алган белемнәре белән уртаклаштылар. Китапханәче Ләйсән Габдуллина балаларны туган якны өйрәнү бүлеге белән таныштырды. Шулай ук китапханәче Әлфия Файзуллинаның күрмәүчеләргә багышланган әңгәмәсен дә укучылар кызыксынып кабул иттеләр.