Центральная библиотека

#Шәҗәрә

Шәҗәрә бәйрәмнәрен уздыруга соңгы елларда бик зур игътибар бирелә башлады. Аның төп максаты гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калудан гыйбарәт. Юкка гына быелны Рәсәйдә “Гаилә елы” буларак игълан итмәгәннәрдер. 23 май көнне безнең китапханәбезгә мөхтәрәм кунакларыбыз килде. Азнакай районы Октябрь Бүләк авылы имам хатибы Заһир хаҗи Фәтхуллин үзенең җәмәгате Ландыш абыстай белән, шулай ук, тамырлары белән Азнакай районы Сукаеш авылына тоташкан озак еллар нефтче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, үзлегеннән шаҗәрәләр төзү белән шөгылләнүче Шәйхулов Әхсән Вәлиәхмәт улы һәм аның хәләл җефете Гүзәл ханым, шулай ук озак еллар җитәкче урыннарда хезмәт куеп абруй казанган, данлыклы Газизуллиннар нәселеннән Илшат Кәнәгат улы, районыбыз тарихын барлап бик күп китаплар чыгаруда үзеннән зур өлеш керткән шәхес, тарихчы Марсель Гариповлар бүген безнең төп әңгәмәдәшчеләребез булдылар. Әлеге шәхесләрнең барсын да нәсел җепләре бәйләп тора. Очрашу чарасында шулай ук ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Миргазияновна, журналистика ветераны Нәсимә Хәләфовна, китапханәчеләр катнашты. "Шәҗәрәдә нәсел тамырларым" дип исемләнгән чарада истәлекләр барланып, хәтирәләр яңарды. Җылы әңгәмәләр күңелләргә якты хәтирәләр булып кереп калды.