Центральная библиотека

"Без Тукайны укып үсәбез"

 Бүген 25 апрель көнне Азнакай шәһәренең 7 мәктәбендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан "Без Тукайны укып үсәбез" дип исемләнгән күңелле чара үтте.Укучы балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп, бәйгедә көч сынаштылар, җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Балаларның үз туган телебездә чиста һәм сәнгатьле итеп аралашулары күңелдә горурлык хисләре уята!