Центральная библиотека

“Каһарманлык юлы”

 22 апрель көнне район үзәк китапханәсендә “Каһарманлык юлы” исеме астында батырлык сәгате узды. Чара якташыбыз, Советлар Союзы батыры Әкрам Вәлиевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Анда Азнакай политехника техникумы студентлары чакырулы иде. Тиздән Бөек Җиңүгә 79 ел тула. 1941-1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышында туган ил азатлыгы өчен миллионлаганнарның гомере өзелә. Азнакайдан Бөек Ватан сугышына 16 241 кеше китә. Шуларның 8 192се сугышта һәлак була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Чарада аларның исемнәре яңгырады. Әкрам Вәлиевнең сугышчан батырлыгы, ил азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең фидакярлеге яктыртылды.