Центральная библиотека

"Хисләр дулкынында"

 Бүген 20 март көнне якынлашып килүче шигриять көне уңаеннан Азнакай Үзәк китапханәсендә шагыйрә Роза Галиәхмәтованың "Хисләр дулкынында" дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Чарага шәһәребезнең 8 нче мәктәбеннән 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук "Гөлстан" әдәби берләшмә әһелләре, шагыйрәнең балалары, туганнары, авылдашлары, китапханә хезмәткәрләре җыелып, шагыйрәне бәйрәм белән котладылар. Аңа изге теләкләрен юлладылар, матур җырлар, шигырьләр тыңлап хозурландылар. Мондый аралашулар һәммәбез өчен дә рухи азык бирә, яшәвебезгә ямь өсти.