Центральная библиотека

"Татарстан -уртак туган йортыбыз"

Һәр бәйсез дәүләтнең (ә алар дөньяда 170 тән артык) символы була. Флаг, герб (тугра),гимн-дәүләт символлары.Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше-яшел,асты-кызыл,ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс-ут, кояш төсе. Борынгы бабаларыбызда бу төс көч, куәт һәм тормыш билгесе булган. Яшел төс-табигатебезнең матурлыгы һәм яшьлек билгесе. Ак төс-пакълек,намус һәм тынычлык символы.Татарстан Республикасының Дәүләт гербында исә кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә.Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала.Барсның ян-ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән.Калкан иминлекне белдерә,ә чәчәк-озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнаменты чигелгән. Татарстанның Дәүләт гимнын күренекле композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән. Бүген- Татарстан Ресаубликасының Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан ,без үзебезнең китап укучыларыбыз белән "Татарстан -уртак туган йортыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә кордык.