Центральная библиотека

"Сәхнә йолдызы"

Район һәм шәһәр мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт театры артистлары Ләйсән Әминеваның "Йөрәк сере" әсәрен сәхнәләштерделәр. Баш рольне якташыбыз, Банки Сукаеш авылы кызы, ТАССРның халык артисты, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, "Тантана" республика премиясе лауреаты Луиза Солтанова башкарды. Чара Л.Солтанованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде. Район үзәк китапханәсе китапханәчеләре анда "Сәхнә йолдызы" исемле китап күргәзмәсе белән катнаштылар.