Центральная библиотека

”Хезмәтенә күрә хөрмәте”

Кешенең тормышы хезмәт белән янәшә үтә икән, димәк аның гомере заяга узмаган дигән сүз. 1954 елның 2 февралендә Азнакай районы Туйкә авылында колхозчы гаиләсендә туган Зайдуллин Фаяз Хәбибулла улы яшәү дәверендә хезмәт сөючән, намуслы, тырыш һәм олы ихтирамга лаек зат итеп танытты үзен. Туйкә сигезьеллык мәктәбен һәм Азнакай 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, башкалабыз Казан шәһәренең КХТИ сында, аннан Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетында читтән торып белем ала ул.1975-1977 елларда Балтач авылы культура йортында художество җитәкчесе, директор булып эшли.1977 елның августыннан 1983 елның апреленә, 1987 елның апреленнән 1989 елның мартына кадәр Туйкә сигезьеллык мәктәбендә физика, математика, җыр фәннәрен укыта.1983 - 1987 елларда Балтач авыл Советы председателе булып эшли. 1989-2014 елларда Туйкә авыл китапханәсендә эшләп, шуннан пенсияга чыга. Фаяз абый киңкырлы шәхес. Юкка гына, ”Ир егетнең йөрәгендә йөгәнле ат ята” дип әйтмиләрдер безнең халыкта. Кем өчендер ул газиз туган,кем өчендер тормыш терәге,пар канат,кем өчендер сөекле әти,кем өчендер зыялы остаз,кем өчендер хөрмәтле хезмәттәш,кем өчендер.... Әлеге юлларны бик озын дәвам итеп булыр иде.Чөнки Фаяз абый кебек кешеләр тусада җиргә йөз елга бер генә туадыр мөгаен.Өлкән яшьтә булуына карамастан, аңардагы көч-дәрман яшь егетләргә үрнәк булырлык. ”Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән мәкальне дә Фаяз абыйга карата олы горурлык хисләре белән кулланабыз бүген. 1999 елда Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте мактау грамотасы, 2014 елда Азнакай муниципаль районы башлыгы почет грамотасы, 2014 елда район башлыгы рәхмәт хаты,2018 елда район башлыгы рәхмәт хаты һәм башка грамоталар белән бүләкләнүе аның нинди кеше булуына бер дәлил булып тора. 2016 елдан ул Туйкә авылы ветераннар оешмасы җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Газеталарга хәбәрләр һәм шигырьләр язып тора.Өздереп тальянында уйный. Тормыш иптәше Рәмзия ханым белән менә дигән ике кыз тәрбияләп үстереп,укытып,аларны олы тормыш юлына озаталар. Шушы көннәрдә Фаяз абый үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы ала.Йөрәгедә җыр-моң,кешеләргә карата изге хисләр йөрткән кадерле якташыбызга алдагы тормышта да күңел хөрлеге,саулык-сәламәтлек теләп каласы килә!