Центральная библиотека

"Очрашулар кирәк безгә"

30 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә якташыбыз, Тымытык авылы егете, шагыйрь, композитор Газинур Әхмәтҗанов белән "Очрашулар кирәк безгә" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Чарада автор үзенең язган шигырьләрен укыды, иҗаты белән таныштырды. Газинур Әхмәтҗанов туган авылында иҗатташ дуслары белән хәйрия концерты да оештырачак. Чарадан кергән акча Казан шәһәре госпиталенә ярдәмгә тотылачак.