Центральная библиотека

# АулакӨйБаттл

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф- гадәтләрен яңарту, халкыбызның милли традицияләрен килер буыннарга да җиткерү, гореф-гадәтләр аша туган телебезгә мәхәббәт хисләре уяту максатыннан районыбызда да төрледән-төрле чаралар оештырылып тора.Шундый чараларның берсе,"Аулак өй көрәш"исеме астында 23 нче гыйнварда Азнакай мәдәният йортында да узды.Әлеге проектның җитәкчесе, мәркәзебез кунагы Сәрия ханым Закирова безгә бүген алдан ук татар әдәбиятында ана образына кагылышлы биремнәр әзерләп килгән иде.Бу бәйгедә барлыгы 4 команда катнашты.Һәр команда үзенчәлекле номерлары,йолалары белән шаккаттырды. Безнең китапханәче кызларыбыз да үткерлекләрен,зирәклекләрен күрсәтеп,зур уңышка ирештеләр,алдынгы урынны яуладылар. Мондый бәйгеләр безне берләштерә,туган телебезгә,милләтебезгә булган ярату хисләрен тагын да арттыра!Киләчәктә дә бу проект озын гомерле булсын иде дигән теләктә калабыз!