Центральная библиотека

"Онытыплар булмый шул..."

15 нче гыйнвар көнне Түйкә авылы китапханәсендә якташыбыз, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаэль Төхвәтуллин премияләре лауреаты, бик күп китаплар авторы, олпат шагыйрь Илдус ага Гыйләҗевне туган көне уңаеннан "Онытыплар булмый шул..." дип исемләнгән искә алу кичәсе булып үтте.Чарада Түйкә авылы китапханәчесе Айгөл Султангирова алып барды. Шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган әлеге очрашуда җылы хәтирәләр яңарды, кызы Резедә Гыйләҗева, Түйкә авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова,ветераннар советы рәисе Фаяз Зәйдуллин, шагыйрь белән бер чорда хезмәт куйган, аның иҗатына мөкиббән булган авылдашлары Энҗе Харрасова, Рүзилә Мустакимова, "Гөлстан" әдәби берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова, "Гөлстанчылар" Марат Исхаков, Халидә Галимова, Балтач авылы китапханәчесе Гүзәлия Хәбиповалар чыгыш ясады. Шагыйрьнең якты истәлегенә багышлап Альберт хәзрәт догалар укыды. Илдус аганың затлы әдәби мирасы югалмас, безнең күңелләрдә озак сакланыр!Горурланабыз,онытмыйбыз аны!