Центральная библиотека

«Рухият»

12 нче декабрь көнне Татнефть акционерлык җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан Әлмәт шәһәренең "Әлмәт" күңел ачу үзәгендә өр-яңа китапларны тәкъдир итү чарасы узды.«Рухият» фонды ярдәмендә быел 7 яңа китап дөнья күрде.Театральләштерелгән китаплар презентациясендә бик күп иҗат әһелләре,мөхтәрәм кунаклар шул нисбәттән якташыбыз тарихчы, язучы Марсель Гарипов һәм шагыйрә, китапханәче ,"Гөлстан"әдәби берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдиновалар да катнашты.