Центральная библиотека

"Игенчегә дан, икмәккә мәдхия"

Бүген шәһәребезнең мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы көненә багышланган күркәм бәйрәм чарасы үтте. Һәрвакыт авыл хуҗалыгы хезмәте хөрмәткә лаек булды. Авыл хуҗалыгында җаваплы һәм максатчан кешеләр эшли, алар өчен туган җир һәрвакыт аерым игътибар таләп итә. Агросәнәгать комплексы Татарстан икътисадының мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Игенчеләр һәм терлекчеләр, агрономнар һәм зоотехниклар нәтиҗәле эшли белүләрен чынлап исбатлыйлар. Аларның югары һөнәри осталыгы, үз-үзләрен аямыйча һәм туган җиргә тугрылыклары хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Безнең Үзәк китапханә дә мондый күркәм чаралардан читтә калмый. Бай китап күргәзмәсе белән бүген без дә әлеге бәйрәмне бизәдек.