Центральная библиотека

"Чишмә моңы"

Бүген 6 нчы октябрь көнне сәгать 10 да Үзәк китапханәдә районыбыз шагыйрәсе, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгьзасы Сәрвәр Хәнипованың табадан гына төшкән өр яңа "Чишмә моңы" һәм "Гөлчәчәкле бакча "исемле җыентыкларын тәкьдир итү кичәсе үтте. "Чишмә моңы" дип исемләнгән әлеге чарада шагыйрәнең туганнары, дуслары, каләмдәшләре, якташлары, коллегалары катнашып, аңа изге теләкләрен юлладылар. Кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.