Центральная библиотека

"Бәхетләр көткән җирем"

5 нче сентябрь көнне Үзәк китапханәдә якташ шагыйрәбез Гафифә Гаффарованың "Бәхетләр көткән җирем" дип аталучы күркәм иҗат кичәсе булып узды. Чарада шагыйрәне котларга балалары, туганнары, дуслары, авылдашлары, каләмдәшләре һәм аның иҗатына мөкиббән булган тамашачылар җыелган иде. Җәлил бистәсеннән "Җәлил чаткылары "әдәби берләшмәсе вәкилләре дә Гафифә апаны хөрмәтләп килгәннәр. Кичәне Илбәк авылы китапханәчесе Гөлүсә ханым алып барды. Җыр-моң,шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барган чара бер тында , бик күңелле узып китте .Гади шул ук вакытта бик тә хисчән шагыйрәнең иҗатына бик күпләр олы бәя бирде. Чыннан да, Гафифә ханым иҗат дөньясында үз йөзе, үз кыйбласы булган зәвыклы шәхес. Аның шигырьләре йөрәкләргә үтеп кереп, уйландыра, моңландыра, елата һәм шатландыра да ала икән,бу аның талантына иң зур бәядер. Афәрин Гафифә апа! Без сезнең белән чиксез горурланабыз!