Центральная библиотека

"Төбәкчеләр очрашуы"

31 август көнне район үзәк китапханәсендә төбәк тарихы, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарында татар төбәкчеләре эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче төбәкчеләр җәмгыяте җитәкчесе, профессор Альберт Борханов чакырулы иде. Шулай ук түгәрәк өстәл эшчәнлегендә Әлмәт, Минзәлә, Сарман, Тукай районнары төбәкчеләре дә катнаштылар. Альбер Борханов соңгы вакытта Казахстан, Белоруссия, Мордовия, Кемерово, Түбән Новгород өлкәләрендә узган фәнни форумнар һәм конференцияләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Минзәлә районы тәбәкчеләр җәмгыяте җитәкчесе Нәкыйп Гафиятов безнең якта 16 -17 гасырларда татар авыллары килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматләр җиткерде. Шул чорга караган Кама, Ык, Минзәлә елгалары бассейннары күрсәтелгән карта белән таныштырды. Төбәкчеләрнең чираттагы утырышы агымдагы елның ноябрь аенда Азнакайда үтәр, дип планлаштырыла.