Центральная библиотека

"Якташыбыз Ухтияр Илюхин"

Әдәби кунакханәдә - якташыбыз Ухтияр Илюхин. Каләм тибрәтүче күпләргә таныш булган якташыбыз Азнакайда яшәсә дә, туган авылы Якты Күлдә төп нигезен саклый, авылдашлары турында мәкаләләр яза. Аның язмалары халыкчан, җиңел укыла, чөнки кешеләр язмышыннан алынган кызык вакыйгалар турында бәян итә, районыбыздагы бердәнбер чуваш авылының яшәеше һәм кешеләре характерының нечкәлекләрен күрсәтеп яза белә. Алар районыбызның "Маяк" газетасында һәм Татарстанда чыга торган "Сувар" газетасында бастырылып торалар. Ул язмаларны туплап "Якты Күл нуры" дигән китап 2021 елда нәшер ителде. Шушы көннәрдә авторның язмалары чуваш телендә "Кӳлĕ çутти" дигән китап булып дөнья күрде. Ухтияр Илюхинга иҗади уңышлар теләп, милләтенең Азнакай төбәгендә сакланып килгән гореф -гадәтләрен, яшәешен яктыртып гомер итәргә насыйп булсын.