Центральная библиотека

"Милләтебез хәзинәсе"

"Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк" дигән борынгы әби-бабаларыбыз. Милли йолаларыбызны барлау, саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан 11 нче июль көнне Үзәк китапханәдә "Азнакай" шифаханәсендә ял итүче балалар белән берлектә "Милләтебез хәзинәсе" исемле чара узды. Балалар әбиләрнең җан җылысы сеңгән кул эшләре, көнкүреш кирәк яраклары белән таныштылар.Татар милләтенә кагылышлы бик күп мәгьлүмат алып, фольклор йолаларны үзләштерделәр.