Центральная библиотека

"Туган як җырчысы"

17 май көнне район үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз Гариф Галиевның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать узды. "Туган як җырчысы" дип исемләнгән чарада Азнакай шәһәре 2нче урта мәктәбе укучылары катнашты. Очрашуда Азнакайның фронтовик язучылары Гариф Галиев, Әнәс Кари, Фатих Булатовның Бөек Ватан сугышы чорындагы эшчәнлеге яктыртылды. Гариф Галиевның тормыш юлы, иҗаты турында тулы мәгълүмат бирелде. Прозаик, драматург, очеркист Гариф Галиевның Урманай авылы урта мәктәбендә урнашкан музеена күзәтү ясауны да укучылар зур кызыксыну белән карадылар.