Центральная библиотека

"Без Тукай оныклары"

Бөек шагыйребезнең туган көне һәм шигърият бәйрәме уңаеннан Үзәк китапханәдә шактый гына чаралар узды. Бүген шәһәребезнең татар гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары белән берлектә бик матур очрашу кичәсе үтте. Балалар бик матур итеп туган телебездә Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар.Үзләренең шагыйрь иҗатына багышлап ясаган рәсемнәре белән уртаклаштылар.Табышмакларга ,сорауларга төгәл җаваплар бирделәр.Китап күргәзмәсе белән таныштылар. ”Кәҗә белән сарык “әкиятен карап хозурландылар. Соңыннан, рәсем конкурсына йомгак ясап,җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Кичә күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.