Центральная библиотека

"Тукай рухы яши күңелләрдә"

25 апрель көнне район үзәк китапханәсендә "Тукай рухы яши күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Чарага якташыбыз, тарихчы, Г.Тукайның сөю-мәхәббәт лирикасына мөрәҗәгать итеп, "Мәңгелек мәхәббәт" исемле китап нәшер иткән Марсель Гарипов чакырулы иде. Аның басмасында Г.Тукайның моңа кадәр укучыларга аз мәгълүм булган, З.Мәүлүдовага карата мәхәббәте яктыртыла. Марсель Гарипов Азнакайның 2нче мәктәп укучыларына Г.Тукай турында кызыклы мәгълүматлар китерде. Китап язу өстендә эшләгәндә Төркиянең музей, архивларда булуы, кызыклы шәхесләр белән аралашуын сөйләде. Чарада катнашкан "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әһелләре дә укучыларга үз шигырьләрен бүләк иттеләр.