Центральная библиотека

"Театр дөньясы"

27 март - Халыкара театр көне. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә "Театр дөньясы" исемле танып-белү сәгате үтте. Чарада 18нче "Улыбка" һәм 1нче "Колокольчик" балалар бакчаларыннан нәниләр катнашты. Очрашуда балалар театр турында тулы мәгълүмат алдылар. Шунда ук балалар тамашачы һәм артистларга бүленеп, 18нче балалар бакчасында эшләп килүче "Нәни варислар" төркеме башкаруында матур җыр тыңланды. Шул ук бакчада оешкан "Нәни артистлар" түгәрәге артистлары Зәкәрия Әхмәревнең "Агачлар да авырый" әкиятен сәхнәләштерделәр. Режиссер апалары - Азнакай халык театры артисты Резидә Шәрифуллина.