Центральная библиотека

"Тарихларда калды якты эзең, мәңге сүнмәс якты нур булып..."

Бүген Үзәк китапханәдә якташыбыз Мәхмүт Хәсәнов, Рафаэль Төхвәтуллин, Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, олпат шагыйребез Гыйләҗев Илдус Сабир улын искә алу кичәсен уздырдык. Чарада шагыйрьнең кызы Резедә ханым, тарихчы Марсель Гарипов, китапханә хезмәткәрләре, Урманайда бергә китап чыгаруда катнашкан каләмдәшләре, музей хезмәткәрләре, "Гөлстанчылар" катнашып, Илдус ага турында җылы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Кичә Резедә Илдусовнаның матур җырлары белән үрелеп барды. Азактан шагыйрьнең Түйкә авылындагы мемориаль истәлек тактасы алдына чәчәкләр куеп,аның рухына догалар укылды.