Центральная библиотека

#ГодПедагогаИНаставника

Район үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре шәһәр балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. ТР социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы үткәргән күчмә семинар-киңәшмәдә китапханәчеләр "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә мастер-класс күрсәттеләр. "Сәйлән" остаханәсенә йөрүче балалар алмаз мозаикасы ярдәмендә түбәтәйләр чигәргә өйрәнде.