Центральная библиотека

“Баш имәгән керсез йөрәгем“

15 февраль көнне Үзәк китапханәдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан “Баш имәгән керсез йөрәгем“ дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Үткәрелгән чарада Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе "Азнакай политехника техникумы"ның беренче курс студентлары катнашты. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән видео сюжетлар, вертуаль музей материллары аша таныштылар. “Җыр булып яши күңелдә” дип аталган китап күргәзмәсен дә укучылар кызыксынып карадылар. Китапханәче укуында төрле елларда иҗат ителгән шигырь - поэмаларын тыңладылар, үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Каһарман милләттәшебезнең тиңдәшсез батырлыгы белән Ватанына чиксез тугрылыгын раслаган шигырьләре яшь китап укучыларның күңеленә үтеп керде һәм горурлык хисе уятты. Чара бик күңелле, матур узды, аның тәрбияви мәгънәсе дә бик зур. Чөнки без халкыбызның Муса Җәлил кебек батыр улларын олылып искә алырга һәм киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез.