Центральная библиотека

"Бәхетең үз кулыңда"

Район үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз Җәүһәрия Шәрипованың яңа гына табадан төшкән "Мәтрүшкәле алан" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды. "Бәхетең үз кулыңда" дип аталучы чарада Җәүһәрия Сафа кызының каләмдәшләре, хезмәттәшләре, китап сөючеләр катнашты. Җәүһәрия Шәрипова шигырьләр, хикәяләр, юморескалар авторы буларак укучыларга яхшы таныш. "Мәтрүшкәле алан"ында исә авторның туган якка мәхәббәт, ата-ана хакы, саф хисләре чагылган шигырьләре, шаян хикәяләр, үз тормышындагы вакыйгалар - истәлекләр урын алган. Кичәдә авторның шигырьләре, хикәяләре яңгырады, теләкләр белән бергә Сәрия Сәгъдәтуллинаның гармунына кушылып җырлар агылды.