Центральная библиотека

"Туган ягым горурлыгы"

Якташыбыз,Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисты,Галиәсгар Камал исемендәге татар театрының әйдәп баручы,иң үзенчәлекле,иң чибәр актрисаларының берсе Нәҗибә Ихсанованың тууына 85 яшь уңаеннан Үзәк китапханәдә Азнакай шәһәре 8 нче урта мәктәбенең 9 нчы "Б"сыйныф укучылары катнашында күркәм искә алу кичәсе узды. Чарада асыл затыбыз Нәҗибә ханым турында истәлекләр яңартылды,аның башкаруында спектакльләрдән өзекләр тәкьдим ителде.Укучылар китап күргәзмәсе белән танышып та,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.