Центральная библиотека

“Бөтендөнья татар конгрессы”

27 декабрь көнне район үзәк китапханәсендә Азнакай төбәкчеләре галим, тарихчы Альберт Борһанов белән очраштылар. Альберт Борһанов “Бөтендөнья татар конгрессы” каршында эшләп килүче төбәкчеләр оешмасының ел дәвамында башкарган эшләре һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.  Районыбызда бу юнәлештә зур эшчәнлек алып барыла. Азнакай һәм авыллар, предприятие-оешмалар тарихы, күренекле шәхесләргә багышланган өч дистәдән артык китап нәшер ителде. Бүген дә бу өлкәдә эш дәвам итә. Түгәрәк өстәл артында җирле төбәкчеләр үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар.