Центральная библиотека

"Оста каләм иясе"

9 декабрь көнне район үзәк китапханәсендә танылган журналист, матбугат ветераны Наил Малик улы Абдуллинның күркәм юбилее уңаеннан очрашу кичәсе узды. "Оста каләм иясе" дип исемләнгән чарага матбугат ветераннары, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзаләре, юбилярның якыннары һәм китап сөючеләр чакырулы иде. Наил Абдуллин туган авылы Урсай Ключ бистәсе, аның кешеләре турында истәлек-язмалар тупланган “Урсай Ключ – бәллүр чишмәм” исемле китап, мәзәкләр җыентыгы авторы. Вакытсыз вафат булган хезмәттәше Фәһим Шәймәрдановның шигъри иҗатын барлап, китап итеп бастыручы да, җирле авторларның ике дистәгә якын әдәби һәм шигъри җыентыкларын нәшер итүгә әзерләүче дә. Чарада матбугат әһелләре бергә эшләгән елларын - истәлекләрне яңарттылар. Абдуллиннарның музыкаль гаиләсе бүләк иткән җырлар, мандолина көйләре кичәнең күрке булды.