Центральная библиотека

"Тылсым көтә җаным"

"Тылсым көтә җаным". Якташ шагыйрәбез Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинованың яңа гына табадан төшкән 6нчы шигырьләр җыентыгы шулай дип атала. Узган җомгада районның үзәк китапханәсендә әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Җыентыкта Гөлчәчәк Садретдинованың соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм җырлары урын алган. Җиңел аңлаешлы һәм йөгерек тел белән язылган әлеге әсәрләр туган җиргә, әти-әнигә, сөйгән ярга, балаларга тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Кичәдә якташ иҗатчылар, шагыйрәнең хезмәттәшләре, якыннары катнашты.