Центральная библиотека

"Җир-анага мәхәббәт"

15 апрель көнне Азнакай Үзәкләштерелгән китапханәсендә шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбенең 4 нче "В"сыйныфы укучылары катнашында "Җир-анага мәхәббәт"дип исемләнгән экологик сәгать үтте.Чараны китапханәче Гөлчәчәк Хаҗиева алып барды.Балаларда табигатькә карата сакчыл караш,мәхәббәт уяту максатыннан оештырылган экологик сәгать кызыклы викториналар,ребуслар,табышмаклар, сынамышлар белән үрелеп барды.Сорау-җавап рәвешендә барган әңгәмәдә укучылар бик теләп катнаштылар һәм дөрес,төгәл җаваплары белән таң калдырдылар,күргәзмәдәге китаплар белән дә бик кызыксынып таныштылар.