Центральная библиотека

"Иҗатында язмышлар"

Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр берлегендә 20 нче апрель көнне ТРның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгьзасы, Мәхмүд Кашгари исемендәге халыкара премия лауреаты, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев премияләре иясе, шагыйрә, прозаик, күп кенә популяр җырлар авторы Айгөл Әхмәтгалиева белән күркәм очрашу булып узды. Очрашуда авыл һәм шәһәр китапханәчеләре, "Гөлстан" әдәби берләшмә әгьзалары, иҗат сөючеләр катнашты.Айгөл ханым үзенең иҗат һәм тормыш юлы,иҗат сөючеләрне кызыксындырган бик күп сорауларга җавабын бирде.Таллы Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Гөлкәй" театр коллективының авторның әсәрен сәхнәләштереп күрсәтүе, Урсай авылы китапханәчесе Флюзә Мунихованың моңлы җыры, виртуоз баянчы Илһам Шакировның чыгышы да нур өстенә нур булды. Китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова язучыга изге теләкләрен җиткереп мәдәният идарәсе исеменнән бүләкләр тапшырды. Бүгенге җылы очрашудан һәркем үзенә рухи азык алып, бик кәнагать калды.