Центральная библиотека

"Бөек Болгар иле"

 Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үзәк район китапханәсендә "Бөек Болгар иле" дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырылды. Безнең татар ул борынгы чорда ук үзенең дәүләтен булдыра алган халык. Гомумән, тарих күзлегеннән карасак, Россия җирлегендә беренче дәүләтләрне нинди халыклар оештырган дигән сорауга, горурланып, безнең ата-бабаларыбыз дип әйтә алабыз.