Центральная библиотека

"Тарих битләрен ачканда"

Район үзәк китапханәсендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр, Азнакай техникумында белем алучы егет-кызлар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, РАН каршындагы фәнни шура әгъзасы, ТРның Атказанган фән эшлеклесе Альберт Борханов белән очраштылар. Танылган тарихчы быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап, үзе катнашкан экспедиция йомгаклары белән таныштырды.