Центральная библиотека

#ИлдусГыйләҗевУкулары

"Кешегә сыймас серләрем шигырьгә сыйды". 15 гыйнварда Илдус Гыйләҗевкә 76 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан үзәк китапханәдә якташыбыз, шагыйрь, Ф.Хөсни, М.Хәсәнов, Р.Төхфәтуллин, Һ.Такташ исемендәге премияләр лауреаты, СССР Министрлар Советы премиясе иясе, Почет Билгесе ордены кавалеры Илдус Сабир улы Гыйләҗевне искә алу кичәсе узды. Кичәдә шагыйрьнең кызы, композитор Резедә Гыйләҗева, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары, шәһәребезнең 7 нче номерлы мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Резедә Гыйләҗева Илдус Гыйләҗев һәм Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә язылган җырларын башкарды. Кичәне алып баручы китапханәче Ләйсән Габдуллина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның шигырьләрен укыды.