Центральная библиотека

Книжная новинка

Авылның тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган китап дөнья күргән икән,димәк әлеге авыл турында үсеп килүче буын да,хәзерге выкытта авылда яшәүчеләр һәм читтә туган авылын сагынып яшәүчеләр өчен дә кадерле ядкарь булачак ул. "Татшуган: тарихи истәлекләр" дип исемләнгән өр-яңа китап басылып чыкты. Китап Азнакай районы Татшуган авылы тарихына кагылышлы язмалардан төзелгән. Әлеге китапта автор-Шәйхулова Рүзилә Мөдәрис кызының шәхси язмалары,гаилә архивы материаллары,укучыларның эзләнү-тикшеренү эшләре,истәлекләр,архив документлары,мәкаләләр тупланган.