Центральная библиотека

"Көз муллыгы - китапларда"

Көз - байлык, муллык, табигатьнең төрле төсләргә манылган иң матур вакыты. "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән уздырылган танып- белү сәгате әлеге ел фасылына багышланган иде. "Көз муллыгы - китапларда" дип исемләнгән чарада район үзәк китапханәсе китапханәчеләре балаларга көзге табигать, бу чорда бакчада өлгерүче яшелчәләр һәм әлеге ел фасылының китапларда да киң яктыртылуы турында сөйләделәр. Көзгә багышланган шигырь, әкиятләр укылды, табышмакларга җаваплар табылды.