Центральная библиотека

2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

Азнакай районы оешуга 90 ел, «Азнакаевскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 65 ел тулу уңаеннан...
Азнакаебыз- республикабызның көньяк- көнчыгышында урнашкан иң эре районнарның берсе. Ул Башкортстанның Шаран һәм Бакалы, республикабызның Әлмәт, Бөгелмә, Мөслим, Ютазы районнары белән чиктәш. Безнең якларга сезне тигез асфальт юллар алып килер, һәрбарчабызны шаулап торган урманнар, хәлле татар авыллары, шул авылларның якты тәрәзәләре, сәнгатьчә бизәлгән, дәртле һәм моңлы чишмәләре озатып калыр. Табигать искиткеч матур бездә. Горурлыгыбыз, әлбәттә, Чатыртау! Бөгелмә, Бәләбәй калкулыгында урнашкан бу тау республикабызның иң биек ноктасы. Гаҗәеп матур тау. Юкка гына язучыларыбыз, шагыйрьләребез аңа сокланып, таң калып, берсеннән- берсе гүзәл әсәрләр язмыйлардыр. “Исәнме, матур тау! Туган як тәхете- Чатыр тау, исәнме!”-дип яратып дәшә аңа язучы Марсель Галиев. “Ык, Стәрле, Мәллә елгаларының матурлыгын да күрсәгез икән сез. Аларның куе әрәмәле ярларында утырсагыз, үзегез дә композиторга әйләнер идегез. Шундый гүзәл төбәктә туып-үскән кеше җырчы да, шагыйрь дә булмасын, имеш,”- дигән иде Әнәс Исхаков.
Очрашканда бар да сорый
Син кайдан дип гадәттә.
Танышыма икеләнми
Җавап бирәм, әлбәттә:
-Азнакайдан!-дим мактанып,-
Кара алтын җиреннән.
Чатырдаудан, җырлап аккан
Чишмәләре иленнән.
Иген иккән затлы яктан,
Икмәкле Үчәлледән!
Чатыртауны “үзләштерде”
Нур Әхмәди, Ирек Бәдри.
Имештер лә тауны тери
Илдус Гыйлаҗ, Марсель Гали.
Тауның икенче ягын,
Онытмагыз, дусларым,
Чатыртауны тотучы
Үчәлледән - без барын!-
ди Рөстәм Зәкуан шушы шаян шигырендә.