Центральная библиотека

#ГероиСНашегоДвора

Милләтебезнең йөзек кашы булган татарча көрәш-борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланып калган, буыннардан буыннарга камилләшеп килгән милли байлыгыбыз ул.Татар көрәше тарихында Азнакай төбәге батырларының үз урыны бар.Әсләм Шакиров,әтиле-уллы Рафис һәм Тимур Миңнехановлар, Фирдәвес һәм Руслан Гәрәевлар, Илдар һәм Айдар Алтынбаевлар-бу егетләр Азнакай җирлегендә туып-үсеп,шушы җирлектә көрәш белән шөгыльләнеп, республика, Россия күләмендә дан казанган батырлар. Якташларыбызның батырлык үрнәкләре киләчәк буынга өлге булып тора.