Центральная библиотека

#БезнеңТарихСездәнБашлана

 Исламова Гөлфирә Идият кызы 1956 елның 19 августында Азнакай районы Балтач авылында туа. Махсус югары белемле белгеч булып 1978 елда үзәк китапханәдә китапханәче булып эшли башлый. 1987-2011 елларда Гөлфирә Идият кызы үзәкләштерелгән китапханәләр берлеген җитәкли. Бу коллектив республика күләмендә алдынгы урыннарда бара,районың иҗат көчләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Китапханәләрдә оештырылган әдәби-музыкаль,тематик кичәләр искиткеч җылы шартларда үтә,тирән эчтәлекле булулары белән аерылып тора. Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.Гөлфирә Идият кызы Исламова 2011 елдан лаеклы ялда.