Центральная библиотека

#ТАССРның 100еллыгы

  Нурвалиева(Валиуллина)Зәйтүнә Заһидулла кызы 1952 елның 1 октябрендә Азнакай районы Урсай авылында туган. 1960-1968 елларда туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Урта белемне Тымытык урта мәктәбендә 1970 елда тәмамлый. Хезмәт юлын 1970 елда Илбәк авыл китапханәсендә китапханәче булып башлап җибәрә. 1971-1973 елларда Алабуга шәһәрендә культура-агарту училищесында китапханәче һөнәрен үзләштерә. 1973-1981 елларда Азнакай район китпханәсендә китапханәче,китапларны туплау һәм эшкәртү бүлегендә редактор булып эшли. Озак еллар 1987 елдан лаеклы ялга чыкканчы китапханәләр берлегенең методик-библиографик бүлеген җитәкли. 2007 елның 31 декабреннан лаеклы ялда. Зәйтүнә Заһидулла кызы хәзерге көндә Азнакай шәһәрендә яши.